Центральная библиотека

"Обьективта җанлы табигать"

Табигать - безнең туган йортыбыз, шуңа күрә дөньядагы һәр кеше табигатьнең кадерен белергә тиеш.
Безнең як табигатенең гүзәллеген сөйләп бетергесез. Кеше гомере ничек кадерле булса, табигать тә шулай кадерле булырга тиеш. Барыбыз өчен дә уртак булган туган йортыбыз табигатьне саклауда без дә үз өлешебезне кертергә тырышабыз.
Шул уңайдан Наратлы Кичү авыл китапханәсендә табигатьне саклау турында әледән әле китап күргәзмәсе төзелә. Яз җитүгә авылыбызның урамнарын, әйләнә тирә болыннарын җыештырабыз.
Бүген исә "Обьективта җанлы табигать" дигән фотокүргәзмә эшли башлады. Анда авылыбызның елның төрле фасылында төшергән фотолар урын алган. Китапханәгә килгән һәр кеше күргәзмә белән кызыксына .