Центральная библиотека

"Камишан урамы"

Хуҗәмәт мәдәният йортында узган, "Камишан урамы" бәйрәменең икенче өлеше, тагын да куңелле булды. Ул инде чәй өстәле артында дәвам итте. "Камишанлылар өстәлне мул әзерләгәннэр иде. Самаварда кайнаган, торле уләннәр салып ясаган чәй, һәркемнең күңелеңә хуш килде. Ә инде Миләүшә Вәлиуллинаның "КАМИШАН" исемле зууур пирогы телеңне йотарлык тәмле иде. 
Шунда ук төрле кызыклы уеннар уйнаттык, табышмакларга җавап эзләдек. Бәйрәмебезне узенең матур җырлары белэн, "Камишан" урамы килене Сәвия Мухаметдинова бизәде. 
"Камишанлылар" бәйрәмнән кәнагәть калып, мондый матур бәйрәмнәрнен дәвамлы булын теләп, таралыштылар.