Центральная библиотека

"Камишан"

13 нче июль көнне, Хуҗәмәт китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, Хуҗәмәт авылының иң борынгы урамы булган, "Камишан" урамы бәйрәме уздырды. 
Безнең максат, шул урамда туып үсеп, хәзер төрле җирләрдә яшәүче, "камишанлыларны" очраштыру иде. 
Без максатыбызга ирештек, бәйрәмгә кунаклар күп килде. 
Ә без, үз чиратыбызда, бу урамның иң өлкән кешеләрен котлауны, шул урамнан килгән гаиләләрне ( 6 гаилә ), "Гаилә көне" белән котлауны, шул урамның иң күп китап укучысын бүләкләүне программабызга керттек.
Бәйрәмне, авыл җирлеге башлыгы, Гөлназ Габделәхәт кызы ачып җибәрде. Рима Садыйкова, урамга ни өчен "Камишан" атамасы бирелү тарихын ( халык телендә ул хаман да шулай йори ), Әлфия апа Юсупова урамның хәзерге исеме "Колхоз урамы"ның бирелү тарихын сөйләде. Калган кунаклар да, урам тарихыннан истәлекләр, кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. 
Бәйрәмнең беренче өлеше тәмам.