Центральная библиотека

"Язмышыңа аяк чалма"

27 июнь көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан "Язмышыңа аяк чалма" дигән чара үткәрде. Тормышта очраган төрле куркыныч хәлләрдән чыгу юллары, начар юлга басмау кебек мөһим әйберләр турында сөйләштек. "Наркотикларның зыяны турында ни беләсез?", "Сайлап ал" дигән конкурс үткәрдек. Чарабыз түбәндәге сүзләр белән тәмамланды. Шуны онытмагыз: Сез- гүзәл җиребезнең киләчәге. Сез генофонны сакларга бурычлы. Милләтебезнең байлыгы, сәламәтлеге, илебезнең киләчәге сезнең кулларда.