Центральная библиотека

"Китап минем дустым"

27 июнь көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасында булды. "Китап минем дустым" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрдек. Шулай ук "Рәсемдә кем" әдәби уенда балалар бик актив катнаштылар. Нәниләребез бик кызыксынучан булып чыкты. Алар үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирделәр. Иң мөһиме, балалар уку белән кызыксы-нуларын, белемгә омтылуларын күрсәттеләр.