Центральная библиотека

"Без сезне онытмадык..."

22 июнь-Хəтер һəм кайгы көне. Югары Юшады авылы китапханəсендə "Без сезне онытмадык..." исемле китап күргəзмəсе оештырылды. Күргəзмəдəге китаплар укучыларга тəкъдим ителде. Китапханəче һəйкəл янында яшьлəргə бу көннең ил күлəмендə уздырылуы турында сөйлəп үтте. Сугыштан кайтмаган əби-бабайларыбызны, туганнарыбызны 1 минут тынлык белəн искə алдык.