Центральная библиотека

Хәтер көне

78 ел вакыт узса да, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Җирдәге матур тормыш өчен күпме кешенең каны түгелгән, вакытсыз күпме гомерләр өзелгән. Без батыр, кыю, ут-сулар кичкән ватандашларыбыз алдында мәңге бурычлы. Яшь буын сугыш афәтләрен күрмәсен, Илебез күге гел аяз булсын иде!… Әтрәкле китапханәсендә Хәтер көне уңаеннан, китап күргәзмәсе куелды, балалар белән әңгәмә үткәрелде, обелиск янына барып, вакытсыз гомерләре өзелгән авылдашларыбыз хөрмәтенә чәчәкләр салынды.