Центральная библиотека

"Балачак китаплары илендә"

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан, Әтрәкле китапханәсе клуб белән берлектә "Балачак китаплары илендә" исемле чара үткәрде. Уку елы дәвамында уздырылган чараларда, акцияләрдә, конкурсларда катнашкан, китаплар укырга яраткан балаларга истәлеккә грамоталар тапшырылды. Балалар белән бергә төрле уеннар уйналды, кызыклы сорауларга җаваплар эзләнде, биюләр биелде, күңелле бәйрәм чарасы үтте.