Центральная библиотека

Халыкара балаларны яклау көне

1 нче июнь-Халыкара балаларны яклау көне 1950 нче елдан билгеләп үтелә башлый. Балаларның туу белән хокуклары барлыкка килә. Алар тулы гаиләдә тәрбияләнергә, белем алырга, медицина ярдәменә, ял итәргә, үзләренең фикерләрен әйтергә хокуклы. Шушы уңайдан Тат.Мөшеге авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә чара үтте. Бәйрәмдә «Тамчыкай» балалар бакчасына йөрүчеләр катнашты. Кечкенәләр төрле сорауларга җаваплар бирделәр, шигырьләр укыдылар, уеннар уйнадылар, асфальтта матур рәсемнәр ясадылар. Китапханәдә балалар өчен күргәзмә ясап куелды һәм балаларга китаплар тәкьдим ителде.