Центральная библиотека

"Тарихчыларга галим васыяте"

31 майда татар тарихы һәм мәдәнияте галиме, археограф, фольклорчы, язучы, публицист, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгьзасы Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановка 85 яшь булыр иде. Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсендә "Тарихчыларга галим васыяте" дип аталган күргәзмә булдырылды һәм китап укучылар күргәзмә белән танышып "Серле балбал" китабыннан хикәяләр укыдылар.