Центральная библиотека

Авыл музее

29.05.2019 көнне Әтрәкле башлангыч сыйныф укучылары белән авыл музеенда булдык. Элекеге авыл тормышында кулланылган әйберләр белән җентекләп Шайхуллина Эльфира апа таныштырды.
Калып, керосинлы лампа, җилпуч, май язгыч, сандык, каба, диопроектор кебек җиһазлар балаларга гаҗәп тоела, болар әби-бабаларыбыз чорынаң көндәлек тормышындагы әйберләр булган.
Кешелек дөньясы бик тиз алга бара, күп нәрсәләр үзгәрә, камилләшә, нәрсәләрдер, гомумән, кулланыштан төшеп кала. Ни генә булса да, без элекеге тормышны-тарихны онытмаска тиешбез.