Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Табиб белән «Сәламәтлек – ул тормыш рәвеше» темасына әңгәмә

17 апрельдә «Сәламәтлек» клубы кысаларында ТРның атказанган табибы Александр Николаевич Зотов белән «Сәламәтлек – ул тормыш рәвеше» дигән темага әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында кунаклар файдалы гадәтләрне булдыру ысуллары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Өлкән буын кешеләренең сәламәт тормыш рәвеше нигезләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен, эш һәм ял итүнең оптималь режимы, дөрес туклану, тиешле дәрәҗәдә актив хәрәкәт, һәм шулай ук тормышка уңай караш булырга, ә зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәклеге турында сүз барды. 

Александр Николаевич сәламәтлекне ныгыту турында сөйләп кенә калмады, ә катнашучыларга умыртка баганасы проблемаларына каршы көрәшергә, йокыны нормальләштерергә, баш мие эшчәнлеген яхшыртырга, нерв кысылуларны һәм мускуллар киеренкелеген бетерергә мөмкинлек бирүче муенга һәм аркага ясалучы гимнастика элементларын ясап күрсәтте.