Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Осталык баскычлары» күргәзмәсе (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 26 апрель көнне рәссам Рәсүл Мингалимов һәм аның шәкертләренең күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. 

Шәһәребездә танылган Мингалимовлар гаилә династиясе күп еллар дәвамында 1 нче Балалар сәнгать мәктәбендә укытучылык эше алып бара: әтиләре Камил Харис улы һәм аның уллары – Рәмис һәм Рәсүл Мингалимовлар.

Рәсүл Камил улы зур залда үз эшләреннән экспозиция төзеде: анда пленэр пейзажлары, портретлар, сюжетлы эшләр керде. Укытучылары белән бер сафта аның чыгарылыш укучылары кече залда үз эшләрен тәкъдим итте. Аларның барысы өчен дә бу күргәзмә тәүгесе булды. Шәкертләр һәм аларның әти-әниләре мөгаллимнәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 1 нче Балалар музыка мәктәбе укытучысы Виктория Ляховецкаяның чыгышы чараның музыкаль бизәге булды. 
Күргәзмә 20 майга кадәр эшләячәк. Теләге булганнарны көтеп калабыз, рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.