Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

АРТ-проект (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Сәнгать белән диалоглар. Автокала рәссам-укытучылары белән очрашулар» АРТ-проекты кысаларында ТРның атказанган сәнгать эшлеклеләре, РФ һәм ТР Рәссамнар берлекләре әгъзалары белән мастер-класслар узды. Танылган рәссамнар 1 нче Балалар сәнгать мәктәбендә укыта. 

Рият Зәгретдин улы малайлар белән акварель техникасында рәсем ясау серләре белән уртаклашты. Аның җитәкчелеге астында балалар көнчытыш натюрморты ясады. Сәгыйдә Фәүзи кызы кызларны лалә чәчәге рәвешендәге милли график бизәге белән таныштырды. Алар гельле төсле ручкалар белән рәсем ясады. 

Балалар зур кызыксыну белән рәссамнарны тыңлады, билгеле бер техникада эшләүнең серләрен өйрәнде һәм илһамланып үзләренең кечкенә шедеврларын булдырды. 
Дәвамы бар!