Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Афиша

Язылу

«Туган телем – шагыйрьләр теле» // «Родной язык – язык поэтов» II төбәк нәфис сүз осталары бәйгесе

Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУнең Үзәк китапханәсе «Туган телем – шагыйрьләр теле» // «Родной язык – язык поэтов» II төбәк нәфис сүз осталары бәйгесенә гаризалар кабул итү кампаниясе башлану турында игълан итә.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

Чаллы язучылар оешмасының 40 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция

Шәһәр Үзәк китапханәсе, Татарстан язучылар берлеге, Россиянең язучылар берлеге Татарстан бүлеге һәм Россия язучылары берлегенең Татарстандагы бүлеге белән берлектә, «Күпмәдәниятле заманча киңлектә Чаллы язучылары иҗатының тоткан урыны» II Төбәк фәнни-гамәли конференциясен оештыра.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

«Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале

15 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә, Хәтер һәм Дан елы кысаларында, рус фантаст-язучысы Аркадий Натанович Стругацкийның 95 еллыгына багышланган «Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале узачак.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

Шагыйрь Николай Алешковның иҗат кичәсе

17 март көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә Чаллы шагыйре, Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, «Аргамак. Татарстан» журналының баш редакторы Николай Алешковның 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗади очрашу кичәсе узачак.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

«Үлемсез китап полкы» әдәби марафоны

Патриотик балалар китабы атналыгы кысаларында, 2020 елның 19 мартыннан 27 мартына кадәр «Үлемсез китап полкы» әдәби марафоны узачак.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

«Китап укучы шәһәр» фестивале

2020 елның 19 мартында шәһәр Үзәк китапханәсе китап сөюче шәһәрдәшләрне «Китап укучы шәһәр» фестивалендә һәм Балалар китабы атналыгын ачу бәйрәмендә катнашырга чакыра.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

#ЧаллыТукайныУкый әдәби марафонында катнаш!

13 апрель көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган #ЧелнычитаютТукая #ЧаллыТукайныукый әдәби марафонын башлап җибәрә.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

#ЭрмитажДома #ЖивыеКартины (#ЭрмитажӨйдә #ТереКартиналар) иҗади флешмоб

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге #ЭрмитажДома #ЖивыеКартины иҗади флешмобында катнашырга чакыра. Флешмоб Instagram социаль челтәрендә оештырыла.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

«Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» видео-марафоны

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе «Мәрхәмәт» Шәһәр Советы депутат-хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә 2020 елның 16 апреленнән «Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» видео-марафонын башлап җибәрә һәм «Сугыш хатын-кыз өчен түгел…» республика медиапроектына кушыла.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

Библиотөн-2020

25 апрельдә «Библиотөн-2020» Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясе старт ала. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлана.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

Гомумроссия китапханәләр көне ONLINE режимда

27 май көнне Гомумроссия китапханәләр көне кысаларында Үзәк китапханә үз укучылары өчен онлайн-форматта бай эчтәлекле программа әзерләде.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

«Иҗат дөньясын ачам» иҗади эшләр төбәк бәйгесе

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, ТР Язучылар берлеге һәм Россия язучылары берлеге белән берлектә, «Открываю мир творчества»//«Иҗат дөньясын ачам» иҗади эшләр төбәк бәйгесен игълан итә.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека

Китапханәдә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы була

16 сентябрьдә Чаллыда 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән, кызыклы, әдәби яктан игътибарга лаек шигырь һәм хикәяләре басылып чыккан балаларга, шулай ук бер өлкән авторга Шәүкәт Галиев премияләре тапшырылачак.

Үткәрү урыны: Центральная библиотека