Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Зирәк һәм күркәм әкиятләр» халык әкиятләрен сәнгатьле уку буенча чемпионат

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Хөрмәтле хезмәттәшләр, дуслар!

Сезне «Зирәк һәм күркәм әкиятләр» халык әкиятләрен сәнгатьле уку буенча чемпионатта катнашырга чакырабыз. Чемпионат Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. 
Чемпионатта катнашу өчен Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрен чакырабыз. 
Укучылар буларак 5-14 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. 
3 мартта Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында барлык катнашучы китапханәләрдә балалар тарафыннан Россия халыкларының туган телендә видеокамерага карап әкиятләр укылачак. 
Чемпионатта актив катнашучылар «Әкиятләр аша тынычлык һәм татулыкка: халык әкиятләрен туган телдә укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашачак. Оештыручы – «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУ. Акциянең нигезләмәсе белән http://rdb.tatar/акция-через сказки к миру и согласию сайтында таныша аласыз.

Чемпионатның нигезләмәсе