«Җырдай моңлы туган телем!» онлайн видеобәйгесе
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Җырдай моңлы туган телем!» дигән шәһәркүләм онлайн видеобәйгедә катнашырга чакыра.
Бәйгедә теләге булган 3 яшьтән алып 30 яшькәчә барлык китап сөючеләр катнаша ала. Катнашучылар нәфис сүз яки җыр аша туган телләренә булган мәхәббәт хисләрен белдергән видеоязмаларны балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең ВКонтактедагы https://vk.com/unior_library һәм Instagramдагы https://instagram.com/unior_library битләрендә урнаштыралар.
Гаризалар һәм эшләр 2021 елның 25 гыйнварыннан 23 февраленә кадәр кабул ителәчәк.
Бәйге турында тулырак библиотека-челны.рф сайтында таныша аласыз.