Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Чаллы – дуслар каласы» китапханә фестивале

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2021 нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 18 февраль көнне Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә VII Төбәк халыкларының милли мәдәниятен һәм әдәбиятын чагылдырган «Чаллы – дуслар каласы» китапханә фестивале оештырыла.

Фестиваль китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, шәһәребездә яшәүче татар, башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, азәрбайҗан милләтләре катнашында уздырыла. Әлеге бәйрәм Халыкара туган тел көненә багышлана.

Фестивальнең тулырак программасы белән Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең библиотека-челны.рф. сайтында танышырга мөмкин.