Шагыйрь Мирһади Разов белән онлайн очрашу
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
22 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә шагыйрь Мирһади Разов белән әдәби онлайн очрашу үтәчәк.
Трансляция берничә мәйданчыкта – библиотека-челны.рф сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм Чаллы китапханәләре рәсми YouTube каналында узачак.
Чарада шагыйрьнең хезмәттәшләре һәм каләмдәшләре катнашачак – Факил Сафин, Рәшит Бәшәр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Дания Нигъмәтҗанова-Сибгатуллина, Заһир Насыйбуллин башкаруында шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак.
Мирһади Разов – шагыйрь, журналист, Журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 500дән артык җыр авторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре