Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Иҗат дөньясын ачам» иҗади эшләр төбәк бәйгесе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, ТР Язучылар берлеге һәм Россия язучылары берлеге белән берлектә, «Открываю мир творчества»//«Иҗат дөньясын ачам» иҗади эшләр төбәк бәйгесен игълан итә. Бәйге Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 40 ел тулу уңаеннан үткәрелә. 

Бәйгедә 3-35 яшьлек теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйге матурлыкны күрә һәм булдыра алырга сәләтле яшь иҗади кешеләрне: рәссамнар, нәфис сүз осталары, авторлар, аналитиклар һәм тәнкыйтьчеләрне эзләү максатын куя.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: «Мин китап дөньясын ясыйм», «Һәм миндә шигърият уяна», «Чәчмә әсәрләрне иң яхшы башкару», «Яраткан язучыга хат», «Мин заманча әдәбиятны укыйм». Һәр номинация катнашучыларның билгеле бер яшь төркеменә карый. 

Бәйге  2020 елның 14 сентябреннән 20 ноябренә кадәр өч этапта үткәрелә:
– 14 сентябрьдән 2 ноябрьгә кадәр – гаризалар кабул итү;
– 3-16 ноябрь – жюри эше;
– 20 ноябрь – җиңүчеләрне бүләкләү.

Катнашу өчен гаризалар һәм эшләр электрон рәвештә Ямашев б-ры, 4/14А («Әдәбият тарихы музее» бүлеге) адресы буенча яки электрон почта library-muzei@mail.ru аша кабул ителә.

Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе белән тулырак Бәйгенең НИГЕЗЛӘМӘсендә таныша аласыз.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 70-02-26

 

«Открываю мир творчества»//«Иҗат дөньясын ачам»
иҗади эшләр төбәк бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме_____________________________________________________
Яше_____________________________________________________________________________
Уку йорты/эш урыны_______________________________________________________________
Элемтә өчен катнашучының телефоныEmail __________________________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысынча)_____________________________
Җитәкчесенең телефоныEmail _____________________________________________________
Номинация_________________________________________________________________________
Бәйгегә тәкъдим ителүче әсәр яки эшнең авторы һәм исеме _____________________________

Бәйге шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм:

Дата___________________
Имза___________________