Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Библиотөн-2020

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

25 апрельдә «Библиотөн-2020» Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясе старт ала. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлана.  

18:00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Библиотөн-2020» Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясенә кушыла һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге «Сугышта хатын-кыз язмышлары» төркемендә Бөтенроссия #75словПобеды (#75Җиңүсүзе) онлайн-марафонын башлап җибәрә.

Әлеге онлайн-марафон кысаларында ВКонтакте социаль челтәрендәге «Сугышта хатын-кыз язмышлары»  төркемендә чара узачак. Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда хатын-кызлар күрсәткән батырлыкларга багышланган татар һәм рус телләрендә язылган шигырь яки чәчмә әсәрне яттан сөйләячәк яисә китаптан укыячак. 

Видео-марафонга һәркем кушыла ала. Моның өчен яраткан шигырь һәм чәчмә әсәрдән өзекне укыганны видеога төшерергә кирәк. Роликны яздырганда, исем һәм фамилияне, видео-марафонның һәм әсәрнең исемен атау мөһим. Аны комментарийларда  #75словПобеды#увойнынеженскоелицо#победа#объединениямэрхэмэт #КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.

Иң яхшы видеоязмалар Чаллы «ҮКС» МБУ  сайтының «Сугыш турында тере хәтер» битендә урнаштырылачак.