Библиотөн-2020
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
25 апрельдә «Библиотөн-2020» Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясе старт ала. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлана.
18:00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Библиотөн-2020» Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясенә кушыла һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге «Сугышта хатын-кыз язмышлары» төркемендә Бөтенроссия #75словПобеды (#75Җиңүсүзе) онлайн-марафонын башлап җибәрә.
Әлеге онлайн-марафон кысаларында ВКонтакте социаль челтәрендәге «Сугышта хатын-кыз язмышлары» төркемендә чара узачак. Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда хатын-кызлар күрсәткән батырлыкларга багышланган татар һәм рус телләрендә язылган шигырь яки чәчмә әсәрне яттан сөйләячәк яисә китаптан укыячак.
Видео-марафонга һәркем кушыла ала. Моның өчен яраткан шигырь һәм чәчмә әсәрдән өзекне укыганны видеога төшерергә кирәк. Роликны яздырганда, исем һәм фамилияне, видео-марафонның һәм әсәрнең исемен атау мөһим. Аны комментарийларда #75словПобеды#увойнынеженскоелицо#победа#объединениямэрхэмэт #КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.
Иң яхшы видеоязмалар Чаллы «ҮКС» МБУ сайтының «Сугыш турында тере хәтер» битендә урнаштырылачак.