Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» видео-марафоны

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе «Мәрхәмәт» Шәһәр Советы депутат-хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә 2020 елның 16 апреленнән «Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» видео-марафонын башлап җибәрә һәм «Сугыш хатын-кыз өчен түгел…» республика медиапроектына кушыла.

Марафон «ВКонтакте» социаль челтәрендә оештырыла һәм анда теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Марафонда катнашу өчен, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда хатын-кызлар күрсәткән батырлыкларга багышланган, татар һәм рус телләрендә язылган шигырь яки чәчмә әсәрне яттан яисә китаптан укыганны видеога яздырырга кирәк.  

Роликны яздырганда, исем һәм фамилияне, видео-марафонның һәм әсәрнең исемен атау мөһим.

Марафонда катнашучы  «ВКонтакте»да «Женские судьбы на войне» (https://vk.com/public194286927) төркеменә кушыла һәм #увойнынеженскоелицо#победа#объединениямэрхэмэт#КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов хэштеглары белән видеоны урнаштыра.

Катнашучыларның барысы да басмада күрсәтелгән электрон почта адресына электрон сертификат алачак. 

Марафонның нигезләмәсе

Элемтә өчен мәгълүмат

Шәһәр үзәк китапханәсе
Чаллы шәһәре, Ямашев б-ры, 4/14 а
Тел. +79510619160 Салихова Рәйсә Данис кызы