Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Чаллы язучылар оешмасының 40 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр Үзәк китапханәсе, Татарстан язучылар берлеге, Россиянең язучылар берлеге Татарстан бүлеге һәм Россия язучылары берлегенең Татарстандагы бүлеге белән берлектә, «Күпмәдәниятле заманча киңлектә Чаллы язучылары иҗатының тоткан урыны» II Төбәк фәнни-гамәли конференциясен оештыра.

Конференция Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 40 ел тулуга багышлана һәм Чаллы шәһәре, Түбән Кама буеның әдәби тормышы турында фикерләр белән уртаклашырга, укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен ачарга, фәнни-эзләнү эшенә кызыксыну тудырырга, җәмәгать алдында чыгыш ясау күнекмәләре формалаштыруга, үз фәнни карашыңны яклый һәм гамәли биремнәр үти белергә, катнашучыларда филологик һәм аралашу компетенциясен үстерүгә ярдәм итүче чара буларак үткәрелә.

Конференциядә катнашу өчен республика шәһәрләре һәм районнары язучылары, журналистлары, әдәбиятчылары, әдәбият укытучылары, музей белгечләре, әдәби иҗат берләшмәләре әгъзалары, китапханә хезмәткәрләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, 5-11 нче сыйныф укучылары чакырыла.

Конференция 2020 елның 13 мартыннан 29 апреленә кадәр ике этапта үткәрелә.

Катнашу өчен гаризалар һәм доклад текстлары шәһәр Үзәк китапханәсендә яки library-muzei@mail.ru  электрон адресына 2020 елның 13 мартыннан 24 апреленә кадәр кабул ителә.

29 апрель көнне 13.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә конференциянең төп этабы узачак.

Докладчыларга Катнашучы сертификаты тапшырылачак. Конференция нәтиҗәләре буенча катнашучыларның мәкаләләреннән җыентык әзерләү планлаштырыла.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8552) 70-02-29; 8 (8552) 70-12-52.

Конференциянең нигезләмәсе

«Күпмәдәниятле заманча киңлектә Чаллы язучылары иҗатының тоткан урыны»
II Төбәк фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен
ГАРИЗА 

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме________________________________
Яше_______________________________________________________________________
Эш (уку) урыны_____________________________________________________________
Гыйльми дәрәҗәсе, вазифасы_________________________________________________
Элемтә өчен телефон, E-mail _________________________________________________
Адресы_____________________________________________________________________
Фәнни җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысынча), әгәр булса_____________________________________________________________________
Җитәкчесенең элемтә өчен телефоны, E-mail_____________________________________
Адресы_____________________________________________________________________
Докладның темасы___________________________________________________________

Конференцияне үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза:

Дата _____________________
Шәхси имза________________