Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Китап укучы шәһәр» фестивале

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2020 елның 19 мартында шәһәр Үзәк китапханәсе китап сөюче шәһәрдәшләрне «Китап укучы шәһәр» фестивалендә һәм Балалар китабы атналыгын ачу бәйрәмендә катнашырга чакыра. Ачылу тантанасы программасында – «Төнгә каршы әбием укыган әкиятләр» спектакле белән шәүләләр театры.

12.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр интерактив мәйданчыклар эшләячәк:
12:00. «Язучының юбилее – укучысы өчен бәйрәм»: әдәби дилижанс (6+).
12:00. «Татар открыткасы тарихы» экскурсиясе һәм открытка ясау буенча мастер-класс (6+).
12.00. «Футлярдагы кеше»: А.П.Чехов иҗаты буенча онлайн-дуэль (Яр Чаллы – Зәй) (16+).
12.00.  Джойсның «Хранители снов» әкиятләре белән мастер-класс (12+).
13.00. «Дөнья хәзинәләрен эзләп»: квест-уен (12+).
13.00.  «Китап – кеше культурасын булдыручы»: китап тарихына экскурс (12+).
13.00. «Озак  яшисегез  килсә»: язучы Алмаз Хәмзин катнашында әдәби-музыкаль кичә (16+).
15.00. Фестивальнең ябылу тантанасы. «Әкият серләре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү.