Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Татарстан. Мәдәни хәзинәләр»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Татарстан АССРы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, шәһәр Үзәк китапханәсе 2020 елның 10 февраленнән 16 февраленә кадәр «Татарстан. Мәдәни хәзинәләр» дип исемләнгән күргәзмә үткәрәчәк.

Атна дәвамында «этник авангард» стилендә эшләүче профессиональ рәссамнар төркеменең «Тамга» иҗат берләшмәсе сәнгать күргәзмәсе; «Якташларыбыз. Фашистлыкка каршы сәнгать» дигән темага шәһәр картиналар галереясе вәкилләре катнашында искә алу кичәсе уздыру күздә тотыла.

«Музыканың чишмә башында» этно-фолкы кунакларны милли музыка һәм борынгы уен кораллары белән таныштырачак. Профессиональ һәм яшь рәссамнар өчен арт-мәйданчык оештырылачак, анда алар туган якка багышланган тематика буенча рәсемнәр ясый алачак, осталар кунаклар игътибарына татар халык декоратив-гамәли сәнгате буенча мастер-класслар тәкъдим итәчәк.

Өлкәннәр һәм балалар тамырлары белән Идел буе Болгар дәүләте чорына барып тоташучы татар халкының мәдәни гореф-гадәтләре, йолалары дөньясына кереп чума алачак.

Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26