Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Җиһан сакчылары – чын батырлар дәвере» Әдәби бәйге

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

«Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале кысаларында «ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсе «Җиһан сакчылары – чын батырлар дәвере» исемле әдәби бәйге игълан итә.

Бәйгедә теләге булган һәр кеше – аерым яки төркем белән ике яшь төркемендә катнаша ала:

12 яшьтән 16 яшькәчә;

17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.

Бәйгегә сугыш фантастикасы жанрындагы әдәби эшләр тәкъдим ителә, аларның төп герое – үз Ватанын (илен, планетасын, җиһанын, галәмен) саклаучы уңай герой.

Бәйгегә күләме 10 мең билгедән артмаган, зурлыгы 12 кегль Times New Roman шрифтында, юл аралары 1,5 булган, Word программасында басылган текстлар кабул ителә. Битнең кырлары: сулдан 3 см, башка яклардан 2 см калырга тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм бәйге эшләре 2020 елның 16 гыйнварыннан 5 мартына кадәрzelchik@mail.ru электрон почтасына җибәрелә.

Бәйгенең нигезләмәсе