Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр Үзәк китапханәсендә, рус фантаст язучысы Аркадий Натанович Стругацкийның тууына 95 ел булуга багышланган һәм Хәтер һәм Дан елы уңаеннан, «Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» исемле XI F4 фантастика фестивале узачак. 2020 елда фестивальнең темасы – сугыш фантастикасы.

Быелгы фестивальнең кунагы – Россия язучысы, прозаик, шагыйрь, Санкт-Петербург язучылар берлеге әгъзасы О’Санчес. Ул – «Странник», 2010 һәм 2014 елда «Петраэдр», «Аура-Инфо» нәшриятының «Жемчужное зерно», 2013 елда «Живой металл» премияләре лауреаты, «Кромешник», «Нечисти», «Я люблю время», «Суть острова» романнары, «Хвак», «Пинка удаче», «Я – кирпич» биш романнан торган цикл авторы.

F4 фантастика фестивале кысаларында «Җиһан сакчылары – чын батырлар дәвере» әдәби бәйгесе, «Дөнья сакчылары» майл-арт бәйгесе һәм «Роботлар өчен косплей» костюмнар бәйгесе игълан ителә.

Галәм һәм фән сөючеләр «Акыллы шоу» Чаллы мобиль планетариесе белән янә очрашачак.

Чарага килүчеләрне фестивальнең төрле порталларында кызыклы китап күргәзмәләре, картиналар күргәзмәсе, мастер-класслар һ.б. көтәчәк.

F4 фантастика фестиваленә рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон.: +79196445729

e-mail: zelchik@mail.ru