Һәр буынга яшьтәш Тукай
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
2016 елның 18 апрелендә Шәһәр үзәк китапханәсе “Таттелеком” компаниясе белән берлектә «Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип аталган бәйрәм чарасы оештыра. Әлеге чара флешмоб формасанда үтәчәк. Үзәк китапханә мәйданда ирекле микрофон урнаштыралачак һәм теләгән һәрбер кеше Габдулла Тукайның шигырләрен сөйли алачак. Бәйрәмгә килүчеләр, Габдулла Тукайның туына 130 ел тулу уңаеннан күк йөзенә 130 шар очыртачаклар. Флешмобта Тукай иҗаты буенча оштырылган бәйгеләрдә катнашчыларга “Таттелеком” компаниясе тарафыннан истәлекле бүләкләр дә тапшырылачак.