Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Кешеләргә ышанасы килә...» Шагыйрә Илсөяр Иксанова белән очрашу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәребез Үзәк китапханәсе күренекле шагыйрә, журналист, С.Сөләйманова, Һ.Такташ әдәби премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова белән очрашу оештыра.

Кичә концерт номерлары, Илсөяр Иксанова сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барачак. Авторның күңел дәрьясыннан ургып чыккан моң-хисләрен чагылдырган барлык яңгыраган шигырьләр, җырлар тамашачылар күңелендә үз урынын алыр, якты истәлек булып кереп калыр, дип ышанабыз.