Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Шагыйрь һәм язучы Нияз Акмал истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә шагыйрь һәм язучы Нияз Акмал истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нияз Акмал әдәбиятта үз сүзе, үз йөзе булган шагыйрь һәм прозаик буларак танылды. «Учак», «Үз урамым», «Тәнзиләкәй-гөлкәй», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» һәм башка китаплары белән меңнәрчә әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен яулады ул.

Н.Акмал – шулай ук күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, фельетоннар авторы да.

Чарада шагыйрьнең якташлары һәм курсташлары белән очрашу көтелә. Илгиз Закиров, Нияз Хәмәтшин, Айдар Тимербаев һәм кичәнең башка кунаклары шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарачак.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Керү ирекле.