Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Сәнгать төне

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе «Сәнгать төне – 2019» Бөтенроссия акциясендә катнашачак. Буш вакытыгызны файдалы һәм күңелле үткәрергә теләсәгез, «Сәнгать төне»нә кушылыгыз!

Чара төрле яшьтәге чаллылылар өчен исәпләнгән. Китапханә кунаклары игътибарына хайваннар сурәте төшерелгән рәсем күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук балалар өчен цирк тамашасы, шәүләләр театры әзерләнгән. Акция кысаларында яшьләр өчен татар һәм рус телләрендә җырлар башкарылачак, шулай ук алар ирланд халкы биюләрен өйрәнә алачак. «Сәнгать төне – 2019» дәвамында мастер-класслар, декоратив-гамәли иҗат күргәзмә-ярминкәләре һәм башкалар эшләячәк.

Барыгызны да акциядә катнашырга чакырып калабыз! Сезне күп уңай хис-кичерешләр һәм истә калырлык мизгелләр көтә!