Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә җирле язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Китапханәдә чаллылыларны талантлы якташларыбыз белән таныштыручы иҗади кичәләр уздыру бер традициягә әверелде.

15 август көнне 14.00 сәгатьтә Үзәк китапханә «Шигъри дулкын» дип аталган җирле язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашуга чакыра.

Әдәби очрашу кунаклары – Чаллыда яшәп иҗат итүче әдипләр Сирень Якупова, Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Зөләйха Минһаҗева һәм Зимфира Исламова. Язучылар үзләренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак, сәнгатьле итеп шигырьләрен укыячак. Кичә барышында тамашачылар әлеге авторларның яңа әсәрләре белән танышачак. Чыгышлардан соң, иҗат сөючеләр язучылар белән аралаша һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак.

Китапханәдә язучылар белән очрашу – һәрвакыт үзе бер бәйрәм ул. Әлеге очрашу да бары тик уңай тәэсирләр калдырыр һәм күпләр өчен кызыклы ачыш булыр дип ышанып калабыз.