Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Шәһәр көненә багышланган әдәби бәйрәм

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чаллы шәһәр Үзәк китапханәсе шәһәрдәшләрне «КАМАЗ һәм шәһәр: аерылгысыз тарих һәм бүгенге көн» исемле әдәби бәйрәмгә чакыра. Ул Шәһәр көненә багышлана.

Китапханә каршындагы мәйданчыкта узачак чара шигъри перформанс белән башланачак. Анда язучылар, музыкантлар катнашачак.
«Минем шәһәрем – минем тарихым» китап күргәзмәсе Яр Чаллының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән бәйле кызыклы китаплар һәм матур фотоальбомнар белән таныштырачак. Шунда ук «Чаллы җирлеге осталары» исемле декоратив-гамәли сәнгать эшләре күргәзмәсе урнаштырылачак.
Шигырь сөючеләр өчен ирекле микрофон эшләячәк. Теләге булган һәр кеше яраткан шәһәре турында үзенең яраткан шигырьләрен укый алачак.
Шулай ук «Китапханәгә туган як турында китап бүләк ит» акциясе катнашучылары бүләкләнәчәк.

Бәйрәмнеэ махсус кунаклары – PLANKAMUSIC продюсерлык үзәге һәм «АЮ БАСКАН» яшьләр төркеме.