Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Татар китап нәшриятына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан китапханәдә акция

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Татар китап нәшриятына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан шәһәребез китапханәләрендә «Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» исемле акция оештырыла.

Теләге булган барлык кешене дә акциядә катнашырга чакырабыз! Моның өчен шәхси китапханәгездәге иң борынгы китапны китапханәгә алып килегез һәм призга ия булырсыз.

Акция нәтиҗәләре буенча Үзәк китапханәдә «Укучы белән 100 ел бергә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла. Анда Татар китап нәшрияты тарафыннан бастырып чыгарылган иң борынгы китаплар тәкъдим ителәчәк.

Китапларны шәһәребез китапханәләренә алып килергә мөмкин (китапханәләребезнең адреслары). Акциянең җиңүчесен бүләкләү 26 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә Үзәк китапханәдә узачак.

Акция тәмамланганнан соң, китаплар хуҗаларына кире кайтарылачак.