Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Хыял дөньясында»: шагыйрь, язучы Фәнәвис Дәүләтбаев белән очрашу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

21 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрь, язучы, юморист, бик күп җырлар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәнәвис Дәүләтбаев белән очрашу оештырыла.

Ул – «Суз җырыңны, былбылым!» (1990 ел), «Карурман чишмәсе» (2007 ел), «Таныш халәт» исемле шигырь китаплары авторы. Өч китапның да үзәген кеше гомере, күңелдәге кичерешләр һәм дөнья турында уйланулар тәшкил иткәнлектән, алар бер-берсен тулыландыра. Соңгы «Таныш халәт» китабы мәңгелек яшәеш темасын лирик герой кичерешләре аша тирәнрәк тә ачып сала шикелле.

Язучы шигырьләрдән тыш юмористик әсәрләр иҗат итүдә дә актив эшли. Татар эстрадасының югары баскычларында үз урынын тапкан, күп кенә җырлар авторы да ул.

Кичә концерт номерлары, Фәнәвис Даүләтбаев сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барачак. Авторның күңел дәрьясыннан ургып чыккан моң-хисләрен чагылдырган барлык яңгыраган шигырьләр, җырлар тамашачылар күңелендә үз урынын алыр, якты истәлек булып кереп калыр, дип ышанасы килә.