Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Китап дөньясына зур сәяхәт» Гаилә белән китап уку фестивале

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2019 елның 21 мартында Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе шәһәрдәшләребезне һәм шәһәребез кунакларын «Китап дөньясына зур сәяхәт» гаилә белән китап уку фестиваленә чакыра. Ул Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында үткәрелә.

Фестиваль программасында ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган укытучысы, Ш.Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Нурзия Мирхазова, Россия һәм ТР Язучылар берлекләре әгъзасы Марс Яһудин һәм Земфира Исламова белән очрашулар узачак. Кунаклар үзләренең китаплары һәм киләчәккә иҗади планнары хакында сөйләячәк.

Фестивальне ачу тантанасының төп темасы – «Театр елы». Танылган балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрнең әдәби геройлары фестиваль кунаклары белән бергә театрның тылсымлы дөньясына кереп чумачак.

Китапханәнең иң яшь кунакларын «Золотой ключик или приключения Буратино» курчак театры спектаклен карарга чакырабыз. Фестивальнең бер мәйданчыгында мәктәп укучылары өчен «Укыйбыз. Иҗат итәбез. Рәсем ясыйбыз» исемле сәнгатьле укулар узачак. Анда балалар балалар әдәбиятның яңа китаплары белән таныша, төрле кызыклы биремнәр үти, сәнгатьле итеп укый һәм мавыктыргыч сорауларга җавап бирә алачак.

Фестиваль дәвамында узачак чаралар:

–  «Буккроссинг: укыганнан соң, башкаларга тапшыр» акциясе;

–  фотозона китаплар һәм әдәби геройлар белән бергә фотога төшәргә чакыра;

– шәһәр Үзәк китапханәсенең барлык бүлекләрендә кунаклар өчен яңа китаплар тәкъдим ителәчәк.

Барыгызны да шәһәр Үзәк китапханәсенә Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча 21 март көнне 10.00 сәгатьтә узачак Гаилә белән китап уку фестиваленә чакырабыз.