Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры артистлары белән очрашу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әби-бабаларыбыз. Чөнки театр – ул тормыш, театр - ул яшәеш. Театр – ул искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы – сәхнәдә.

Театр ирешкән биеклекләрне барлаганда, шул юлда хезмәтләре белән зур уңышлар казанучы шәхесләрне дә билгеләп үтәргә кирәк. Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова белән Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский – шундыйлардан.

6 мартта Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә  узачак иҗади очрашуда Уфа «Нур»  татар дәүләт драма театрының йөзек кашлары – артистлар Символ һәм Лениза Гайнетдиновлар белән якынрак танышырга, үзебез өчен аларның яңа якларын ачарга мөмкинлекләр булачак. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барачак. Танылган, халык яраткан, гомерләрен театрга багышлаган артистлар белән күзгә-күз карашып, аралашу бит бу. Теләгән һәркемне 13.00 сәгатьтә китапханәдә көтеп калабыз.