Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә театр атналыгы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Россиядә Театр елы кысаларында 11 нче февральдән алып 17 февральгә кадәр  Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе «Театр атналыгы» проектын тормышка ашыра.

Театр атналыгы барлык яшьтәге чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен оештырыла. Китапханә кунакларын мавыктыргыч танып-белү программасы буенча үткәреләчәк чаралар – театр сәнгате буенча тематик китап күргәзмәләре, театральләштерелгән укулар, шәһәрнең театр коллективлары әһелләре белән очрашулар, бәйгеләр, мастер-класслар, рәссамнар күргәзмәсен ачу һәм башкалар көтә.

Барыгызны да «Театр атналыгы»на кушылырга һәм онытылмас мизгелләр, бик күп уңай хисләр алырга чакырабыз!

Сезне ГЭС бистәсе, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә көтеп калабыз!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26, моб. 8(917)2712747