Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Чаллы шәһәрендә «Открой рот» («Ач авызыңны») рус телендә сәнгатьле уку буенча бөтенроссия чемпионаты кысаларында иң яхшы укучыны сайлап алачаклар

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә «Открой рот» дип исемләнгән рус телендә сәнгатьле уку буенча Чемпионатның сайлап алу туры узачак. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен сайтта түләүсез теркәлергә кирәк. Чара Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча 16:00 сәгатьтә  башлана.

Чемпионат кагыйдәләре буенча, катнашучылар әзерлексез килеш оештыручылар тарафыннан сайланган текстларны сәнгатьле итеп укый, жюри уку техникасын һәм артистизмын билгели, ә җиңүчегә Чемпионатның партнеры Ad Marginem нәшриятыннан бүләк тапшырылачак. Бу Чемпионатка алдан әзерләнү мөмкин түгел, сәнгатьле итеп уку өчен китап сайлау – үзе бер лотерея. Интрига чараның башыннан ахырына кадәр сакланачак.

2018–2019 сезонында Чемпионат этаплары Россиянең 200дән артык шәһәрендә, Парижда, Страсбургта, Лондон һәм башка шәһәрләрдә узачак. Чемпионатның финалы 2019 елның җәендә Мәскәүдә үтәчәк.

Быелгы сезонда Чемпионатның төп партнеры – Ad Marginem нәшрияты. Барлык җиңүчеләр дә үз шәһәрләрендә нәшрияттан китап белән бүләкләнә.

«Октава» – «Открой рот» сәнгатьле уку буенча Россия Чемпионатының рәсми микрофоны. Сезонның партнерлары «Зур китап» («Большая книга») Милли әдәби премиясе һәм А.С.Пушкин исемендәге «Лицей» әдәби премиясе булачак. Финал турларында катнашучылар әлеге премия финалистлары исемлегендәге китаплардан алынган өзекләрне укыячак.

  Катнашу өчен гаризалар «Регионара уку федерациясе» («Межрегиональная федерация чтения») Ассоциациясе сайтында http://www.biblioring.ru/join һәм  Library-zam@mail.ru электрон почтасына кабул  ителә.