Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Помни имя свое» китабын тәкъдир итү

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары!

Сезне шәһәр Үзәк китапханәсе һәм Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге «Помни имя свое» китабын тәкъдир итү кичәсенә чакыра.

Әлеге уникаль басма ике өлештән тора. Беренче бүлеккә Р.Ә.Мартынова-Дәүләтбаева тарафыннан җыелган Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманнарының фотосурәтләре, аларның туганнары һәм якыннарының истәлек-хатирәләре, шулай ук авторның «Семейная тайна», «Забытая война. Герои Закамья», «Кокшан» мәкаләләре кергән. Икенче бүлектә – Зәйнең Туган якны өйрәнү музее һәм Татарстан Республикасының унбер музее фондларыннан алынган, 2018 ел агымында, ягъни китапны эшләү барышында әлеге дәһшәтле сугышта катнашкан каһарманнарның нәсел дәвамчыларыннан җыелган таныклык-документлар,  фотосурәтләр. «Помни имя своё» китабында Россия һәм Татарстанның туган якны өйрәнүчеләре, әдәбиятчылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре язган Р.Ә.Мартынова-Дәүләтбаева белән берлектә эзләнү эшләре алып бару турындагы истәлекләр, Беренче бөтендөнья сугышы чорында үз районнары тарихы турында музей хезмәткәрләре язган мәкаләләр тәкъдим ителә.

Сезне Яр Чаллы, ГЭС бистәсе, Х.Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча көтеп калабыз. Шәһәр Үзәк китапханәсе, актлар залы