«Яшик әле, гомерләрне җырга тиң итеп...»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
2018 елның 22 нче нояберендә Чаллы шәһәренең М. Җәлил исемендәге үзәк китапханәсенең актлар залында татар драматургы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан белән очрашу оештырыла. Әлеге очрашуда китап сөюче дусларыбызга шагыйрьнең иҗаты белән якыннан танышу, бүгенге көн татар балалар әдәбияты турында фикер алышу мөмкинлеге булачак. Авторның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китап күргәзмәсе дә укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип ышанасы килә.
Кичәнең тулырак программасы белән Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең библиотека-челны.рф. сайтыннан танышырга мөмкин.