Китап десанты
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
24 нче май көнне үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Бөтенрәсәй китапханәләр көне уңаеннан, «Китап десанты» акциясе оештыра. Әлеге акция җәмгыятьтә китапның һәм китапханәләрнең ролен үстерү, әдәбиятны һәм сәнгатьне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Акция кысаларында Библиоавтобус оештырыла һәм ул шәһәрнең К. Тинчурин, Энтузиастлар бульварларына китап десантлары төшерәчәк. Әдәби мәйданчыкларда язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар, мавыктыргыч мастер-класслар, талантлы сәнгать коллективлары белән очрашулар көтелә.