Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Аулак өй»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2017 елның 30 нчы нояберендә Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге үзәк китапханәсенең актлар залында «Милли бәйрәмнәр» проекты кысасында татар халкының йолаларына багышланган «Аулак өй» күренеше үткәреләчәк.   Әлеге чара әдәбият аша бүгенге яшьләрдә татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне яңартып милли хисләр тәрбияләү максатыннан оештырыла. Чара барышында халкыбызның иң танылган “Йөзек салыш”, “Капкалы”, “Чума үрдәк, чума каз” һәм башка уеннар узачак. Кичәнең кунаклары “Туган тел” викторинасына катнашып, тел белгечләрен ачыклаячак. Шулай ук “Шаян” бию коллективы һәм “Замана” ансамбле башкаруында халык көйләренә тезмә кичәнең үзенчәлекле матур бер бизәге булып торыр.

Кичәнең тулырак эчтәлеге белән Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең  библиотека-челны.рф. сайтыннан танышырга мөмкин.