«Галәм одиссеясе – яңа гасыр тууы» F4 фантастика Фестивале
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
19 мартта Шәһәр үзәк китапханәсендә “Галәм одиссеясе – яңа гасыр тууы” дип исемләнгән F4 фантастика Фестивале үткәреләчәк. Әлеге чара беренче Җир спутнигын очыруга 60 ел тулуга багышланган.
Фестиваль кысаларында түбәндәге конкурслар булачак:
- “Галәм киңлекләре буенча сәяхәт” мейл-арт конкурсы;
-“Космонавтлар өчен яналык” фикерләр һәм уйлап табучылар конкурсы;
-“Тере галактика” костюмнар конкурсы.
Астрономия сөючеләрне мобиль планетарийда кызыклы шоу көтә, ә физиклар бик кызыклы Тесла-шоу күрә алачаклар. Шулай ук робототехника Академиясе дә мавыктыргыч шоу тәкъдим итәчәк.
Фестивальның махсус кунагы – язучы-фантаст Антон Первушин (Санкт-Петербург шәһәре).
Шулай ук STARFANS Tatarstan клубы режиссер Дж. Лукасның «Йолдызлар сугышы» сагасы буенча квест-уен уздырачак.
Фестивальга рәхим итегез! Керү ирекле. Белешмәләр өчен тел: +7(919) 644-57-29.