Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Автор-башкаручы Флюра Талипова белән онлайн-очрашу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шигърият, музыка белән очрашу - һәрвакыт бәйрәм. Ә шагыйрь, матур юллар авторы янәшә булып, үз шигырьләрен үзе укыса, җырларын җырласа - ул чын-чынлап зур вакыйга. Үзәк китапханәнең ВКонтакте төркемендә туры эфирда кунакта - популяр җырлар авторы һәм башкаручы Флюра Талипова.

Ул көй-моңга гашыйк булып үсә һәм шәһәребез, башка төбәкләрнең шагыйрьләре белән иҗади дуслыкта яши. Күп кенә шигырьләрендә үз кичерешләре, омтылышлары белән гармониядә булган әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы турында сөйли. 
Тамашачылар туры эфирда Ф. Талипованың иҗаты белән танышачак, аның шигырьләрен, җырларын ишетә, чатта үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Туры эфирның вакыты: 10 февраль 11.00 сәгатьтә