Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Җәлил оныклары китапханәдә кунакта

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чаллының Үзәк китапханәсендә каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы белән туры эфирда очрашу узачак.

Шагыйрьнең оныгы Татьяна Михайловна әнисе Чулпан һәм әбисе Әминәнең истәлекләре, үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашачак. Ул М.Җәлилнең туган көненә багышланган «Шагыйрь һәм моң» халыкара музыкаль-шигъри фестивальнең сәнгать җитәкчесе.  Т. Малышева фестивальне оештыру, үткәрү һәм анда катнашучылар турында сөйләячәк.

Әлеге фестивальнең бер катнашучысы, очрашуыбызның кунагы - Муса Җәлилнең оныкчыгы, яшь скрипкачы, күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты, В.Спиваков Хәйрия фонды стипендианты Елизавета Малышева.

Үзәк китапханәнең ВКонтакте төркемендә https://vk.com/bibl_chelny узачак туры эфир барышында тамашачылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Әдәбият сөюче дусларыбызны туры эфирда көтеп калабыз!