Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева иҗатына багышланган туры эфир

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

«Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» республика проекты кысаларында ВКонтакте социаль челтәрендә Гөлшат Зәйнәшева иҗаты буенча туры эфир үтәчәк. Очрашу вакытында тамашачы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәнннәре кандидаты һәм «Гөлшат Зәйнәшеваның җырлы-моңлы шигърияте» дигән монография авторы Дания Сибгатуллина башкаруында шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырларны ишетә алачак.  

Г.Зәйнәшева шигърияте музыкаль образларга бай - аның бу үзенчәлеге татар халык җырлары гореф-гадәтләренә барып тоташа. Автор аеруча җырлары белән укучылар арасында популярлык казанган. Туган җиргә мәхәббәт, Ватанга тугрылык, халык язмышын кайгырту, кешелек тарафыннан кабул ителгән бөек әхлакка чакыру – бу аның җырларының төп билгесе.