Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Кабат туам»: шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Билгеле булганча, теләсә кайсы китап язучыдан башлана. Аның фантазиясе безне моңсуланырга, шатланырга, фикерләргә, уйланырга мәҗбүр итә. Ә инде язучының үзе белән очрашу, үз уй-хыялларын җанландыра белүче кеше белән танышу мөмкинлеге булганда бигрәк яхшы. 

2022 елның 30 ноябрендә шәһәр Үзәк китапханәсендә кызыклы кеше, төбәгебез шагыйрәсе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу узачак.

Чара барышында шагыйрә кунакларны үзенең иҗаты белән таныштырачак һәм шигырьләрен укыячак, тормышындагы кызыклы фактлар белән уртаклашачак. Очрашуда аның каләмдәшләре З. Исламова, Р. Гыйләҗева, М. Сафин һ.б. катнашачак.

Шагыйрә белән очрашу барлык катнашучыларда уңай хис-кичерешләр калдырыр һәм күпләр өчен кызыклы һәм гаҗәеп ачыш булыр дип ышанып калабыз! 
Рәхим итегез, керү ирекле.

Рәзинә Сәетгәреева – биш китап, 50 ләп җыр текстлары, аларның күбесенә музыка авторы, ике музыкаль диск чыгарды. Аның җырлары Венера Ганиева, Әлфинә Әзһәмова, Индива, Илнар Сәйфиев, Илсөя Бәдретдинова һ.б. эстрадабызның талантлы артистлары репертуарына кертелгән. Шулай ук шагыйрә-композитор Тукай районы гимны авторы да, ул районның дистәләгән авылларына җырларын багышлаган.