Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Гадәти нәрсәләр гадәти булмаганча

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

 Шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында ТР Язучылар берлегенең яшь рәссамнар иҗади берләшмәсе әгъзасы Люция Амосова һәм аның кызы Агатаның рәсем күргәзмәсе ачылачак. 

Люция Камил кызы профессиональ рәссам, укытучы, рәсем студиясе бар. Халыкара, Россия, төбәк, шәһәр бәйгеләре, проектлары һәм күргәзмәләрендә актив катнаша. 

Ул төсләрне, контраст, формаларның төгәллеген, натурадан карап ясарга ярата. Ул һәрвакыт эзләнүдә, төрле материалларны - май, пастель, акрил кулланып карый, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать белән дә шөгыльләнә. Рәссамның картиналары тукталып, игътибар белән карап, андагы матурлыкны күрергә һәм сокланырга мәҗбүр итә, аларда тормыш һәм матур төсләр. Бу пейзажлар да, тормыш-көнкүреш мизгелләре дә, шәһәр күренешләре дә, портретлар да… Һәрберсенә мәхәббәт һәм күңел хисләре салынган. 

Агата – яшь рәссам, 13 нче балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. 

Күргәзмәдә төрле жанр һәм стильдә 30 дан артык эш тәкъдим ителәчәк. 

Вернисажны ачу тантанасына рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26